Кабак кайнатмасы ясыйбыз
Әфлисун белән лимон кушылган кабак кайнатмасы пешерә беләсезме?
Кирәк: 7 кг кабак, 7 кг шикәр комы, 3 лимон, 3 әфлисун, 500 г су.
Кабакны чистартырга, итттарткычтан чыгарырга (угычтан уарга да ярый). Лимон белән апельсинны иттарткычтан чыгарырга. Төшләрен кертмәскә.
Барлык ингредиентларны бергә салып, 1 сәгать кайнатырга, стериль банкаларга салып каплап куярга.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев