Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кабак согы ясау ысулы

Файдалы, тәмле, хуш исле сок ясыйбыз.

Кирәкле ингредиентлар:

Кабак — 5 кг, су — 11 литр, әфлисун — 6 данә, лимон кислотасы — 2 аш кашыгы, шикәр комы — 1 кг 100 г.

Әзерләү тәртибе:

  • Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп, кәстрүлгә салырга. Шуның өстенә 11 литр салкын су салып, кайнап чыкканда, 6 әфлисунны иттарткычтан чыгарып өстәргә.
  • Кабаклар пешкәч, изелә башлагач, 1 кг 100 г шикәр комы салып кайнатырга. 
  • Сүндереп, вак тишекле дуршлаг аркылы сөзеп, 2 аш кашыгы тулыр-тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгарырга, күбеген җыярга. Стерильләштергән банкаларга тутырырга.

Фото: freepik. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев