Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Калкансыман бизегез тәртиптәме?

Калкансыман биз чирләре иң киң таралганнар рәтендә – эндокрин системасы авырулары арасында, шикәр диабетыннан гына калышып, ул икенче урынны били.

Калкансыман биз кеше организмының алмашу процессларына тәэсир итүче гормоннар эшләп чыгара торган эчке секреция бизе булып санала. Мәсәлән, бу гормоннарның берсе (трийодтиронин һәм тироксин) органнар һәм тукымаларның үсеше өчен җавап бирә, ә икенчесе кальцитонин — сөяк аппаратында кальций алмашын тәэмин итә, дип хәбәр итә Алабуга медицина профилактикасы кабинеты.
Калкансыман биз турында нәрсә белергә, нинди очракларда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Алабуга үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең табиб-эндокринологы Нәзимә Халит кызы Сәмигуллина җавап бирә.
— Калкансыман биз авырулары нәрсәсе белән куркыныч?
— Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, калкансыман биз патологиясеннән 200 миллионнан артык кеше зыян күрә. Калкансыман биз эшләп чыгарган гормоннарның җитенкерәмәве дә, артык күп булуы да организм өчен зыянлы. Әйтик, гипотиреоз — калкансыман бизнең җитәрлек күләмдә гормоннар җитештерә алмавы. Ул организмда матдәләр алмашы процессы бозылуга китерә һәм мондый очракта йөрәк-кан тамырлары системасында (брадикардия, гипотония һәм башкалар), ашкайнату системасында тайпылышлар күзәтелә, моннан тыш гәүдә авырлыгы арту, тән температурасы төшү, йокы килү, хәтер начараю, тәннең еш шешенүе (бигрәк тә йөз) кебек билгеләр барлыкка килергә мөмкин. Калкансыман бизнең кирәгеннән артык эшләвен тиреотоксикоз дип йөртәләр. 
— Калкансыман биз гормоннарны артык бүлеп чыгарганда, организмда нинди үзгәрешләр була?
— Кеше ярсучанга әйләнә, йөрәк тибешендә тайпылышлар күзәтелә, тәне калтырый башлый, тирли, йокысызлыктан интегә һәм башка шундый билгеләр. 
— Эндокринология өлкәсендә тайпылышлары булган пациентларга гормональ терапия генә билгеләнәме?
— Юк, бу фикер дөрес түгел. Гормональ терапия организмның үз гормоннарын эшләп чыгару җитмәгән очракта гына билгеләнә, ягъни үз (эшләми торган) бизләренең функциясе алыштырыла.
— Калкансыман биз аркасында хатын-кыз бала таба алмаска мөмкин, диләр.
— Әйе, мөмкин. Гипотиреоз булса, йөккә узу белән проблемалар килеп туа, бала таба алмау очраклары да бар. Балага узуны планлаштырганда, тиреоид гормоннарга анализлар тапшырырга кирәк. Йөкле хатын-кызлар өчен ТТГ нормасы йөкле булмаган хатын-кызныкына караганда күпкә түбәнрәк.
— Нинди билгеләр күзәтелгәндә, кеше кичекмәстән табибка күренергә тиеш?
— Тиз ару, тәннең шешенүе, борчылу, тән калтырау, тирләү, йөрәк-кан тамырлары тайпылышлары (тахикардия, аритмия һәм башкалар). Әгәр сездә бу билгеләрнең берсе күзәтелә икән, табибка баруны кичектермәгез.
— Калкансыман биз белән бәйле барлык проблемалар организмда йод җитмәү аркасында килеп чыгамы?
— Бу фикер бик үк дөрес түгел. Йод җитмәү эндемик зобка китерергә мөмкин. Йод җитешмәгәндә, калкансыман биз, кирәк кадәр гормоннар эшләп чыгару өчен көчәнеп, гадәттәгедән шактый зурая.
— Аерым очракларда калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылганын терсәктәге тиренең үзгәрешләренә карап белергә буламы?
— Тән тиресе коры булса, тупаслануы күзәтелсә, гипотиреоздан шикләнергә мөмкин. Бу очракта калкансыман бизнең гормональ функциясен тикшерә алабыз.
— Калкансыман биз авыруларын иртәрәк ачыклау һәм дәвалау өчен нинди чаралар үткәрелә?
— Гормоннарга кан анализы тапшыру зарур (ТТГ, Т4 ирекле, шулай ук кирәк булганда ТПО, ТГ, р.ТТГ антитәнчекләренә). Ультратавыш тикшеренүе ярдәмендә калкансыман бизнең төзелешендә патологик үзгәрешләрне күрергә мөмкин. Балага узуны планлаштырганда, калкансыман биз гормоннарына анализлар тапшырырга кирәк.
Алабуга медицина профилактикасы кабинеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев