Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кандагы шикәрне киметүнең 6 ысулы

Киңәшләрне кулланыгыз, ә иң яхшысы — авырмагыз!

Кандагы глюкоза һәм инсулинның артык булуы матдәләр алмашы бозылуына, кан басымының күтәрелүенә һәм кан тамырларында атеросклероз барлыкка китерә. Инфаркт һәм инсульт булу ихтималы арта, дип яза Кызыл таң.

Шулай итеп, кандагы шикәрне киметүнең 6 ысулы:

1. Һичсүзсез, шикәр куллануны киметәбез. Кайсы азыкта күпме күләмдә углевод барлыгын өйрәнәбез (Интернет челтәрендә югары гликемик индекслы азыклар таблицасын табып карарга була). Шикәрдән һич аерыла алмас кеше булсагыз, хөрмә җимешенә игътибар итегез. Ул шикәрне алыштыра ала.

2. Клетчаткага бай азык ашауны арттырабыз. Сау-сәламәт өлкән кешене алганда гына да, аның организмына көненә 30 грамм клетчатка керергә тиеш. Клетчатка гликемик индексны киметү сәләтенә ия. Шуңа ашаганда аны куллану мөһим. Клетчаткага яшелчәләр, кузаклылар, бөртекле ярмалар (цельно-зерновые) бай. Кибетләрдә хәзер аш-боткага кушар өчен клетчатка аерым да сатыла.

3. Ешрак ашарга тырышыгыз. Бер ашаганда шыплап тутырмый, киресенчә аз-азлап кына, ләкин көненә 4-5 тапкыр тукланырга кирәк. Капкалап алу өчен үзегез белән һәрвакыт азык йөртегез. Бер уч чикләвек, мәсәлән.

4. Хәрәкәтләнү. Актив хәрәкәтләнгәндә энергия сарыф ителә, шунлыктан организмдагы глюкоза да югала.

5. Табигый витаминнар ашарга кирәк. Аеруча цинк кирәк.

6. Кандагы шикәр күләмен киметүче азык-төлекне күбрәк кулланырга тырышыгыз. Сарымсак ашагыз! Иң шәбе! Шулай ук майлылыгы түбән яисә бөтенләй булмаган кефир бик файдалы. Ләкин аны үзегез ясасагыз, файдасы зуррак. Хәзер кибетләрдә кефир әзерләр өчен порошок рәвешендә махсус әчеткеләр сатыла. Әзерләве дә җиңел. Нәтиҗәдә, консервантларсыз, тәмле һәм файдалы кефир килеп чыгачак. Кандагы шикәрне киметергә шулай ук гөлҗимеш чәе дә бик яхшы ярдәм итә. Киптерелгән җимешләргә кайнар су коеп, 12 сәгать төнәтергә кирәк. Тагын бер киңәш — кәһвәне цикорийга алыштырыгыз.

Фото: Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев