Караҗиләк кайнатмасы
Кыш көне дә караҗиләк тәмен исегезгә төшерәсегез килсә, аннан кайнатма ясагыз.
Кирәк:
1 килограмм караҗиләк, 1,8-2 килограмм шикәр комы.
Әзерләү ысулы:
Караҗиләкне иттарткыч аша үткәреп, шикәр комы сибәргә. Берничә сәгатьтән соң утка куеп, шикәре эрегәнче тотарга. Кайнатып чыгарырга кирәкми. Кайнатманы банкаларга тутырып, өстенә шикәр комы сибәргә һәм капкач капларга.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев