Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кардиолог йөрәк өчен иң куркыныч продуктларны атады

Табиб ата-бабаларыбызның ничек туклануын искә алырга чакыра.

Йөрәк һәм кан тамырлары проблемаларыннан котылу өчен кайсы продуктлардан баш тартырга яки куллануны киметергә? Әлеге сорауга табиб-кардиолог Анна Кореневич җавап бирде.

Белгеч фикеренчә, иң куркыныч продукт — шикәр. Хәзер ул барлык продуктларның составында бар дияргә була. Организм өчен аеруча шикәр һәм май булган ризыклар куркыныч. Бу — пирожныйлар, ак оннан пешкән камыр ризыклары.

Кардиолог сүзләренчә, тиз үзләштерелә торган углеводлар, акрын углеводлардан аермалы буларак, безгә бөтенләй кирәкми. Алардан килгән зыян файдага караганда күбрәк.

Табиб ата-бабаларыбызның ничек туклануын искә алырга чакыра. Алар үзләре аулап тапкан ит ашаган, шулай ук үзләре яши торган җирдә үсә торган җиләк-җимешне кулланган. 

Рационга югары гликемик индекслы продуктлар керүгә, кешеләрдә шикәр диабеты һәм кан тамырларына бәйле проблемалар барлыкка килә.

Табиб чипсылардан, фастфудтан, артык тозлы ризыктан баш тартырга чакыра.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X