Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Каты кортны ничек бетерергә

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.

— Проволочник, гадәттә, әче туфракта була. Шуңа иң элек бакчагызның туфрагы нинди икәнен ачыкларга иде. Туфрак азрак әчерәк икән, 1 квадрат метрга 250-300 грамм, уртача әчелектә булса, 500-600 грамм исәбеннән известь яки доломит оны кертергә кирәк. Моны көзен җирне сөрү, казу алдыннан эшләү яхшырак, проволочник качачак. Известьләүнең файдасы кимендә 7-8 елга җитә. Корткычка каршы махсус препаратлар да бар. Мәсәлән, «Провотокс» чыннан да проволочникны юк итә, әмма җир әче булса, алар кабат барлыкка киләчәк. Каты корт дымлы урынны ярата.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев