Кайнар бутерброд
Әлеге кабымлык иртәнге яки кичке ашка, көндәлеккә яки бәйрәм табынына да урынлы булачак.
Туклыклы, тиз әзерләнә, искиткеч тәмле.
Кирәк:
1 багет
400 гр шампиньон гомбәсе
150 гр сыр
1-2 тырнак сарымсак
Майонез.
Әзерләү:
Шампиньон гөмбәсен турарга һәм кыздырырга.
Кыздырылган гөмбәне уылган сыр белән кушарга.
Багетны кисәргә .
Багетны киптереп алырга (майсыз табада яки духовкада).
Һәрбер багетка сарымсаклы майонез сыларга, өстенә гөмбәле катнашманы ягырга.
Әзер кабымлыкны, 10-15 минут духовкага куеп алырга.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев