Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Күбәләкләр һөҗүме

Быел бакчачы алабугалылар өмет иткән бакча уңышыннан коры калырга мөмкин - дүләнә күбәлегенең күплеге әнә шул турыда сөйли.

Җырларда әлеге җан иясен "күбәләгем-түгәрәгем" дип иркәләп җырласак та, аның бакча уңышына зур зыян салуы турында уйлап та караган юк. Әлбәттә, сүз барлык күбәләкләр турында бармый: бүген без ТРның "Россельхозцентр"идарәсе Алабуга районара бүлеге белгечләренең район территориясендә дүләнә күбәләгенең күпләп туплануы һәм күкәй сала башлавы хакында кисәтүеннән чыгып һәм бакча уңышын саклап калу өчен кайбер чаралар күрү зарурлыгын күздә тотып, укучыларыбызга да бу турыда хәбәр итүне кирәк таптык.

Урман массивлары һәм җиләк-җимеш, яшелчә бакчаларын тикшергән вакытта белгечләр бу төр күбәләкләрнең бик күп туплануына игътибар иткән.

Дүләнә күбәләге - көндезге күбәләк, аксыл канатларында кара җепселләр ачык күренә. Канатларының киңлеге 7 сантиметрга кадәр җитә. Дүләнә күбәләге гусеницасы кышны зыян күргән яфраклардагы ояларында кышлый, алар агач-куакта пәрәвез җебе белән беркеп эленеп кала һәм кыш чыга. Бөреләр уянганчы ук алар агач бөреләренә шуыша һәм комсызланып аларны ашарга тотына. Башта колонияләр булып урнашсалар да, ахырга таба алар таралыша. Дүләнә күбәләге корты караңгы төстә, тәне буйлап кара һәм кызгылт сары төстәге юллар сызылган, йон белән капланган, өлгергән гусеницаларның озынлыгы 5 сантиметрга җитә. Гусеница куаклар чәчәк атып 10 көн үткәч, аулак урын сайлап курчакка әйләнә. Җәй җиткәч, күбәләкләр барлыкка килә. 5-7 тәүлек дигәндә күбәләк яфраклар өстенә күкәй сала башлый. 11-15 көннән күбәләк корты - гусеницалар барлыкка килә, алар 15-22 көн буена әкренләп үсә-үсә, яфракларны ашап-челтәрләп бетерә һәм алар урынында бары тупас җепселләре генә кала. Күбәләк корты алмагач, груша, шомырт, дүләнә, миләш, һәм башка төр җимеш агачларына зур зыян сала. (Кайбер урыннарда аны "пәрәвез" авыруы дип тә йөртәләр)

Бик кызу көннәрдә күбәләк колонияләре сулыкларны, елга буйларын сырып ала һәм алар комсызланып су эчә.

Язын бакчадагы агачлар чәчәк атканчы ук аларга антио, гардона, дурсбан, золон, карбофос, метатион, метафос, нексион, фосфамид, хлорофос эремәләре сиптерергә кирәк. Ә бөреләр ачылганчы агачларга нитрафен, олеокуприт сиптерергә була. Шулай ук бакчада күренгән пәрәвезле ояларны да юк итү зарур. Дүләнә күбәләгенең чәчәк атып утырган чүп үлән серкәләре белән туклануын исәпкә алып, чүп үләннән котылу җаен эзләгез. Алар төн чыгу өчен чәчәкле чүп үләннәргә куна, шунлыктан кичен аларны җыеп алырга кирәк.

Бакчада күбәләк корты күренгән очракта җиләк-җимеш культураларын һәм башка яфраклы үсемлекләрне ЛЕПИДОЦИД препараты белән 7-8 көн аралыгы белән ике тапкыр эшкәртергә кирәк, дип хәбәр итә район идарәсе белгече Л.Габдуллина. Белешү өчен телефон 3-13-85.

К.Хәйри

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев