Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Хөрмә белән чизкейк

Сезнең игътибарыгызга бик тәмле чизкейк рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар:
150 грамм прәннек
50 грамм атланмай
2 хөрмә
250 грамм 9 процентлы эремчек
150 грамм 20 процентлы каймак
2 аш кашыгы шикәр комы
1 аш кашыгы дөге оны
1 аш кашыгы вакланган кокос
2 йомырка
1 грамм ванилин
ярты чәй кашыгы дарчин
бер чеметем тоз
20 грамм кипкән җиләк-җимеш
5 грамм кедр чикләвеге
Әзерләү ысулы:
1. Прәннекләрне ваклыйбыз һәм шуңа эретелгән атланмай кушып болгатабыз.
2. Махсус формага салып, 10-12 минутка 180 градуслы духовкага куябыз.
3. Ул арада хөрмә, эремчек, йомырка, каймак, ванилин, шикәр комы, дарчин һәм тоз кушып, блендер белән бертөрле катнашма хасил булганчы болгатабыз. Аннары дөге оны һәм вакланган кокос кушабыз һәм яхшылап болгатабыз.
4. 10-12 минуттан соң коржны духовкадан алабыз һәм өстенә әзерләнгән катнашманы җәябез. 25-30 минутка духовкага куябыз.
5. Чизкейкны духовкадан алып, үзебез теләгәнчә бизибез. Без кипкән җиләк-җимеш, кедр чикләвеге алдык. Сез үзегез теләгәнчә бизи аласыз.
Тәмле булсын!

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев