Кишер торты
Бездән сезгә бер рецепт.
Кирәк:
кишер
4 йомырка
1 стакан шикәр комы
200 гр сыер мае
3 стакан он
1 чәй кашыгы сода (уксус белән сүндерелгән).
Эш тәртибе:
Кишерне угыч аша чыгарырга, күләме 2 стакан булсын. Атланмайны эретергә, шикәр, сода, йомырка кушып яхшылап болгатырга,он кушарга. Майлы табага җәеп, духовкада 40-45 минут пешерергә. Әзер кишер кексын икегә бүлеп, уртасына эремчекле йомшак сыр яки каймак сыларга. Өстен үзегез теләгәнчә бизәргә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев