Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Көнбагыш гипертониядән коткара

Халык медицинасын кулланыр алдыннан, табиб белән киңәшләшү зарур.

Бик күп төрле витаминнар чыганагы булган көнбагыш орлыгы төнәтмәсе кан басымын төшерә, дип яза «Ватаным Татарстан» сайты.

Аны ясау өчен 500 г чистартылмаган, кыздырылмаган көнбагышны яхшылап юарга һәм 0,5 л салкын суга салып, сүрән утта 1,5–2 сәгать кайнатырга кирәк. Алга таба шуны сөзеп, суытасы булачак. Шушы төнәтмәне иртән һәм кич яртышар стакан эчәргә кирәк. Әлеге төнәтмә ярдәмендә 2 атна дәвалангач, 5 көн тәнәфестән соң курсны тагын бер тапкыр кабатларга мөмкин. Әмма шунысын да исегездән чыгармагыз: һәр иртәне яңа төнәтмә әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев