Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Коронавирус инфекциясе кичергән кешеләр нинди анализлар тапшырырга тиеш?

Иң элек канга гомуми анализ ясатырга кирәк, диләр табиб-белгечләр.

Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң авыру вакытында иң зур зыян күргән органнарның торышына игътибар итәргә кирәк. Шулай да анализларның бер өлешен әлеге чирдән терелгән кешеләрнең барысына да тапшыру зарур, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

«Covid кичергән кеше иң элек канга гомуми анализ ясатырга тиеш, бу — мәҗбүри. Шулай ук канның оюын тикшерергә кирәк, моның өчен кыска коагулограмма ясау да җитә», — дип белдерде табиб-терапевт һәм трансфузиолог Андрей Звонков.

Аның сүзләренчә, коронавирус белән авырганда канның ою сәләте арта, бу исә тромбозга китерергә мөмкин. Шуңа күрә Covid кичергәннән соң организмның торышын тикшергән вакытта канның ою сәләте нормаль хәлгә килгәнме-юкмы икәнлегенә игътибар итәргә кирәк.

Моннан тыш, антитәнчекләрнең булу-булмавын һәм аларның күләмен белү өчен тест үтү дә комачау итмәс.

«М классына керүче антитәнчекләрне контрольдә тоту зарур, бу аларның коронавирус кичергәннән соң сакланганмы-юкмы икәнлеген белү өчен кирәк. G классына керүче антитәнчекләрнең күләме күпкә әһәмиятлерәк», — дип өстәде белгеч. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев