Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Күрәгәле манник

Бу ысул белән пешерелгән манник йомшак та, сусыл да була.

Кирәк:

1 стакан кефир;

1 стакан манный ярмасы;

1 стакан он;

1 стакан шикәр комы;

2 йомырка;

1 аш кашыгы ак май;

1/2 чәй калагы сода;

1/2 чәй калагы тоз;

150 гр күрәгә;

Куертылган сөт яки кайнатма (өстен майлау өчен).

Әзерләү:

Барлык коры ингредиентларны кушарга, шуңа кефир, йомырка һәм эретелгән май өстәргә. Яхшылап болгатканнан соң камырны җылы урынга 30-40 минутка куеп торырга (манный ярмасы кабарсын өчен).

Табаны майларга һәм духовканы 200 градуска кадәр кыздырырга.

Ярты сәгатьтән соң камырга юылган һәм туралган күрәгә өстәргә (йөзем җимеше салырга да була) һәм тагын бер мәртәбә яхшылап болгатырга. Камырны майланган табага салырга һәм газ мичендә 30-35 минут пешереп алырга.

Манник суынганнан соң, өстен куертылган сөт яки кайнатма белән бизәп табынга бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев