Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кыяр лимонады ясау ысулы

Сәвия Галимуллина рецепты.

Кирәк булачак: 1 л су (лимонад өчен), 200 мл су (сироп өчен), 100–120 г шикәр комы, 300 г кыяр, 1 лимон, 1 лайм, 2–3 бөтнек ботагы, боз кисәкләре (табынга кую өчен — булмаса да ярый).

Кыяр, бөтнек, цитрус җимешләрен әйбәтләп юабыз. Лимонад өчен суны кайнатып чыгарабыз һәм суытабыз. Боз кисәкләрен әзерлибез. Лимонның кабыгын чистартабыз. Бөтнек ботакларының яфракларын өзеп алабыз. Тирән эчле табакка 200 мл су салып, шикәр комы, лимон кабыгы, бөтнек яфракларын өстибез. Кайнап чыккач, тагын 1 минут кайнатабыз. Уттан алып, сиропны 30 минут тотабыз (суытабыз).

Лимонның согын сыгабыз. 200 г кыярны вак тишекле угыч аша чыгарып, согын сыгабыз. Калган кыярларны һәм лаймны боҗралап (юка гына) турыйбыз. Сиропны (иләк аша), лимон, кыяр сокларын кувшинга агызабыз. Лайм, кыяр кисәкләрен һәм бөтнек яфракларын өстибез. Су салып болгатабыз. Кувшинны суыткычка куеп, 1 сәгать тотканнан соң, лимонадка боз кисәкләре салып эчәбез.

Чыганак 
Фото: freepik. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев