Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Лимон бәлеше әзерлибез

Бәлеш пешерү өчен: 4 йомырка сарысы; 100 гр шикәр комы; 250 гр атланмай яки маргарин; *400 гр он; ½ балкашык чәй содасы; тоз.

Бәлешнең эчен әзерләү өчен:

2 лимон;

150 гр шикәр комы.

Әзерләү:

Йомырка сарысына шикәр комы салып бутыйбыз да, эретеп атланмай яки маргарин, сода һәм тоз өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Онны өеп куябыз да уртасына чокыр ясыйбыз. Барлыкка килгән массаны шунда салабыз. Аннары таралып торган катнашма барлыкка килсен өчен барысын да бергә пычак белән чапкалыйбыз. Хасил булган катнашманың яртысын майлаган табага салабыз һәм аңа эчлек ягып, өстен калган камыр белән каплыйбыз. Духовкада пешерәбез.

Бәлеш эчен әзерләү. Лимонны кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарабыз, аңа шикәр комы өстәгәч, яхшылап болгатабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев