Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Лимон сихәте

Лимон кан басымын көйли, баш авыртуны баса, кан тамырларын саклый

Тукымаларны тукландыра торган С витаминына, А, В1, В2, Д, Р витаминнарына бай булган лимон — күп авырулардан дәва. Ул косметологиядә дә даими кулланыла. 

— Тамак шешкәндә телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң, С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен, башка ризык капмый торасың.

— Йөткергәндә тигез күләмдә бал, лимон суы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

— Томау төшкәндә борынга көнгә 5–6 тапкыр берничә тамчы лимон суы тамызасың.

— Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон суы кушылмасы — иң яхшы чара.

— Гипертониядән интегүчеләргә тәүлеккә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

— Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен әрчисең һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

— Күңел болганганда лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчәсең һәм сохари ашыйсың.

— Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимонның кабыгын ашау да җитә.

— Йөрәк-кан тамыры. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра.

— Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суы белән ышкыйсың. Суы кипкәч, оек киясең.

— Борын канаганда борын тишегенә лимон суы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып, 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

Чыганак 
Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев