Май аенда яшелчә бакчасында көтеп торган 10 иң мөһим эш
Яшелчә бакчасында май аенда иң элек кайсы эшкә тотынырга?
1. Теплицага беренче үсентеләрне күчерегез
Әгәр яшелчәләрне теплицада үстерү белән шөгыльләнәсез икән, май башында инде томат, борыч, баклажан үсентеләрен шунда күчерергә мөмкин. Суыклар килсә, аларны саклау, өшетмәү ягын уйларга кирәк. Аның төрле юллары бар: өсләреннән дуга куеп, үсентеләрне спанбонд яки пленка белән ябарга була, төнгә үсентеләр арасына кайнар су тутырылган шешәләр калдырырга мөмкин, теплицага көйрәп торган күмер яки кайнарланган таш тутырылган чиләкләр урнаштырырга мөмкин.
2. Ачык туфракка яшелчә орлыгы чәчегез
Бөтен бакчачыларның да үсенте үстереп күчереп утырту теләге һәм мөмкинлеге юк. Әйтик, помидор яки кәбестәне үсентесез генә дә үстереп була. Аның өчен бу культураларны апрель ахыры-май уртасында түтәлгә чәчегез. Әлбәттә, бөтен сортларны да түгел. Кәбестәнең бары тик иртә һәм уртача өлгерә торганын гына шул рәвешле үстерергә мөмкин. Томатка килсәк, шулай ук, иртә өлгерә торган детерминант сортларга өстенлек бирү кирәк. Соң өлгерә торган помидорлар җәй эчендә җитешмәячәк.
3. Бәрәңге утыртыгыз
Май — бәрәңге утырта торган вакыт. Өлгерү чорына бәйле рәвештә, аның төрле вакытта утырталар. Иртә сортларны — майның икенче атнасыннан, урта һәм соң өлгерә торганнарны — ай ахырына таба. Бәрәңге утырту өчен төгәл вакытны каен агачына карап белергә мөмкин: әгәр агач «чәчәк аткан икән», димәк, туфрак, бәрәңге үсәрлек итеп, 6-8 градуска кадәр җылынган, дигән сүз.
Икенче икмәгебез тизрәк шытып чыксын өчен, бүлбеләрне алдан әзерләү кирәк.
4. Кәбестә үсентесен ачык һавага чыгарыгыз
Майның икенче атнасыннан уртача һәм соң өлгерүче кәбестә үсентеләрен ачык туфракка күчереп утырта башлыйлар. Ак кәчәнле кәбестә генә түгел, брюссель, төсле, брокколи кәбестәсенә дә кагыла бу.
Тышка чыгарырга 10 көн кала үсентене чыныктыру кирәк. Беренче көннәрдә бүлмәдә берничә сәгатькә форточканы ачык калдыру зарур. Соңыннан берничә көнгә үсентеләрне балконга яки тышка чыгарырга. Соңгы 4 көндә үсентегә су сибүне киметергә, тышка чыгарып куеп, туфракка утыртканчы шунда калдырырга кирәк.
5. Шытып чыккан үсентеләрне кыраудан саклагыз
Майда күп кенә бакчачыларның түтәлләрендә кишер, редис, тәмләткеч үләннәрнең шытып чыккан үсентеләре күренә башлый. Кырау аларга зыян салырга мөмкин. Көннәр суыта икән, шытымнарны сакларга тырышыгыз. Иң гади ысулы — өсләрен спанбонд белән каплау. Өстәп, кичен шешәләргә кайнар су тутырып, аларны түтәлләргә урнаштырыгыз.
Шытымнар әле күп түгел икән, һәрберсен аерым каплап чыгарга да була. Тагын бер юлы — мүлчәләү. Кырау төшәр алдыннан, кичен түтәлләргә су сибеп, туфракны теләсә нинди органик материал — чабылган үлән, салам яки компост белән капларга кирәк.
6. Җылы ярата торган культураларны ачык грунтка чыгарыгыз
Май ахырына таба җылы яратучы культураларны да чәчә башларга мөмкин. Болар — кыяр, ташкабак, кукуруза, ногыт борчагы һ.б. Халык сынамышлары буенча, балан һәм пионнар чәчәк аткач, кабак утыртырга мөмкин. Гадәттә, ул май ахырына туры килә. Орлыклар тизрәк үсеп чыксын өчен, аларны шыттырып утыртыгыз.
7. Бәрәңге җирен утагыз
Май башында утыртылган бәрәңгенең ай ахырына инде сабаклары туфрак өстендә күренә башлый. Ләкин аның белән бергә чүп үләннәре дә үсеп чыга. Алар бәрәңге үсентеләренең зәгыйфь сабакларын каплап, үсәргә комачауламасын өчен, чүпләрне утап тору кирәк. Чүп утаганда туфракны китмән белән йомшартып, төбен өеп тә барыгыз. Китмәнләү бәрәңге тамырларына һава үтеп керергә мөмкинлек бирә. Төбен өйгәндә исә бәрәңгенең тамырлары көчәя, файдалы матдәләр туфрактан юылып төшми, яшел бүлбеләр саны кими.
8. Сарымсакны тукландырыгыз
Майның икенче яртысына кергәч, кышлаган сарымсакны тукландыру кирәк. Бу вакытта сарымсакның башы формалаша, шуңа күрә ул тукландыручы матдәләргә, бигрәк тә, фосфор белән калийга мохтаҗ. Тукландыргыч органоминераль витамин түбәндәгечә әзерләнә: бер чиләк суда тавык тизәге (0,5л) яки эре терлек тизәге (1л) салып болгатырга, 1 аш кашыгы суперфосфат өстәргә, һәм шуның белән сарымсак түтәләрен туендырырга кирәк.
9. Кишер чәчегез
Май ахырында кишернең кыш саклар өчен үстерелүче соң өлгерә торган сортларын утыртабыз. Аны берничә атна дәвамында, 20 июньгә кадәр утыртырга була. Сүз уңаеннан, соңрак утырткан саен, кишер чебене зыянны кимрәк сала санала. Утырту алдыннан, шытсын өчен, орлыкларны берничә көнгә дымлы тукымага җәеп салу яхшы. Әгәр эшкәртелгән орлык алгансыз икән, аларны шыттырырга кирәкми.
10. Җылы ярата торган яшел тәмләткечләрне чәчегез
Май ахыры — җылы ярата торган тәмләткеч культуралар чәчү чоры. Хәзер инде базилик, эстрагон, тимьян, башка тәмләткеч үсемлекләрне чәчәргә була. Әгәр һава температурасы һаман да җылынып җитмәгән икән, түтәлләрен полиэтилен яки спанбонд белән каплагыз.
Мөмкинлек булса, җылы сөюче культураларны башта контейнерларда үстерегез, җәй җитеп, кырау сугу куркынычы калмагач кына, түтәлгә күчереп утыртыгыз.
Чыганак
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев