Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Машинага видеотеркәгеч алырга өйрәнәбез

Юлда йөргәндә, нинди генә хәлләргә тап булмыйсың. Машинада видеотеркәгеч юк икән, гаебең булмаса да, яла ягарга мөмкиннәр. Шуңа да күпләр әлеге җайланманы куярга тырыша.

Кибетләрдә нинди генә видеотеркәгеч сатмыйлар. Кайберләренең ничек эшләгәнен дә аңлап булмый. Сәүдә нокталарына барганчы, иң башта танышларыгыз белән элемтәгә кереп, алардан киңәш алу хәерле. Әлеге җайланмадан файдаланучылар фикеренә колак салсак, сурәтләрнең сыйфатына, караңгы вакытта ничек эшләвенә, корпус конструкциясенә, эләктергеченә, батареясына, өстәмә функцияләренә, видео форматына, хәтеренә, программаларны камилләштерү мөмкинлегенә игътибар итәргә кирәк. Мондый видеотеркәгечләр ышанычлырак була. Шулай ук җитеште­рүченең кем булуы да мөһим роль уйный.

Әлеге җайланманы алганда, акча ягын уйлап түгел, ә сыйфат мәсьәләсен беренче урынга куеп эш йөртергә кирәк. Һәр язмада көне, сәгате, минуты, сөйләшкән тавышлар (микрофонны сүндерү, кабызу функциясе булса тагын да яхшы) язылырга тиеш. Шулай ук эргономикасына да игътибар итәргә киңәш итәләр. Ул сезгә дөрес итеп яздырырга ярдәм итәчәк. Сатып алганнан соң шунда ук машинага урнаштырырга ашыкмагыз, иң беренче эш итеп әлеге яздыру җайланмасын яхшылап өйрәнү кирәк. Бер төймәгә басу белән юлдагы вакыйгалар язылып бара дип уйлау дөрес түгел.

Видеорегистраторларны бәя буенча 3 төркемгә бүлеп карарга була: 3 мең сумга кадәр, 3-6 мең сум тирәсе һәм 6 мең сумнан кыйммәтрәк. Әмма бәясенә карап кына алырга ярамый. Аларның һәрберсенең функцияләре төрле. Кыйммәт дигәнендә дә бөтен кирәкле төймәләр булмаска мөмкин. Шуңа күрә дә үзегезгә кирәк булган фукцияле видеотеркәгечкә өстенлек бирегез.

("Ватаным Татарстан", /№ 144, 03.10.2014/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев