Мунчага барабыз
Өй шартларында юынуның җайлы булуы турында күпме генә сөйләсәң дә, шәһәр кешесе мунчадан беркайчан да баш тартмаячак.
Мунчага бит юыныр өчен генә түгел, җаның һәм тәнең белән ял итәр өчен барасың. Алабугада хәзер мунчаны теләгең һәм кесәңдә булган акчаңа карап төрлесен сайларга була. Төрекчә, финча, бассейнлы, сауналы, кафелы, хәтта чәчтарашлысы да бар безнең шәһәрдә. Бәхеткә каршы, алар арасында халыкчан, үтемле бәяле мунчалар да юк түгел. Анда нибары 95 сумга барып кайтырга мөмкин. Пенсионерлар өчен бу бәя 75 сум тәшкил итә. Атнага бер тапкыр (ул социаль көн дип атала) 50 сумга юынып чыгарга була. Шәхси мунча һәм люкс класслы номер кыйммәткәрәк төшәчәк. Бассейнсыз сауна сәгатенә 300-500 сум тора, бассейнлысы - сәгатенә 450-600 сум. Әлеге хезмәт дүрт кешегә исәпләнгән.
Мунчаның аерылгысыз атрибуты - себеркене (каен, пихта, имәннән ясалганы) 100-350 сумга, кулдан 50-100 сумга алырга мөмкин.
Билгеләп үтик, Яр Чаллыдан аермалы буларак, Алабугада мунча хезмәтләренә бәяләр Яңа елдан соң да шул ук калачак.
А. Гәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев