Ни өчен пекин кәбестәсе файдалы?
Рационга өстәргә 5 сәбәп.
1. Составында А, С, К витаминнары, шулай ук фолий кислотасы, калий һәм кальций бар. Бу матдәләр тире, күрү, иммун системасы һәм сөякләр сәламәтлеген саклау өчен кирәк.
2. 100 грамм продуктка нибары 13-16 ккал туры килә. Теләсә нинди диетада пекин кәбестәсеннән күп итеп салат әзерләргә була.
3. Пекин кәбестәсе составында антиоксидантлар бар. Алар ирекле радикаллар белән көрәшергә ярдәм итә һәм организмның картаю процессын акрынайта.
4.Пекин кәбестәсендә клетчатка күп. Бу ашкайнату процессына яхшы ярдәм итә һәм туклык хисен сакларга ярдәм итә.
5. Составында калий һәм В6 витамины булганга, пекин кәбестәсе даими кулланганда холестерин дәрәҗәсен киметергә һәм нормаль артериаль басымны сакларга ярдәм итә ала.
ФОТО: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев