Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Нинди ризыкларга тозны пешергәнче, кайсыларын пешеп җиткәч салалар?

Бәрәңге кыздырганда тозны пешеп җитәргә 5 минут калгач салалар. 

Ярмаларны пешерә башлаганда ук тоз салалар. Тоз ярма бөртекләренә пешәргә ярдәм итә, вакытны киметә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Камыр ризыкларын, пилмән һәм вареникларны да су кайнап чыкканчы тозларга кирәк.

Ашларга тозны пешеп җиткәндә генә, су кайнап торган килеш салалар. Плитәне сүндергәч тоз салсаң, аш артык тозлы була.

Кишер һәм кызыл чөгендерне тозсыз суда пешерәләр.

Гөмбәне пешерә башлаганда тозлыйлар, ахырда тозласаң, алар җыерылып килер.

Бәрәңге кыздырганда тозны пешеп җитәргә 5 минут калгач салалар. Шул чакта ул кетердәп торыр.

Бәрәңге боткасына тозны пешерә башлаганда ук салалар.

Итле ризыкларны кыздырыр алдыннан тозлыйлар.

Балык ризыкларын пешеп җитәргә ун минут калгач тозлыйлар. Юкса балык формасын югалтыр.
Чыганак 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X