Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Оялчан кешеләрнең — йөрәге, куркакларның бөере авырта

Баксаң, адәм баласының нинди чирдән интегүе турыдан-туры аның холкына бәйле икән. Британия галимнәре шулай дип ышандыра.

✅Гел төшенкелеккә бирелүчеләрнең ашказаны һәм башы еш авырта.

✅Агрессив кешеләр гипертониядән интегә, иммунитетлары нәзберек була.

✅Оялчан кешеләрдә инсульт булу ихтималы зур, алар йөрәк өянәкләренә һәм төрле инфекцияләргә тиз бирешә.

✅Хис-кичерешләрен тышка чыгармаучылар астмадан интегә.

✅Аралашучан, хисчән кешеләр күп авырулардан сакланган кешеләр төркеменә керә. Алар проблемалары белән бүлешергә курыкмый һәм бик тиз савыгалар.

✅Саран кешеләрнең — башлары, куркак кешеләрнең бөерләре авырта.

✅Оптимист кешеләр тормышны бик җиңел кабул итәләр, бөтен нәрсәдән рәхәтлек алырга телиләр. Ашау мәсьәләсендә дә үзләрен чикләмиләр. Шуңа күрә алар арасында сәламәт кешеләр күп.

✅"Юк" дип әйтә белмәүчеләр, нәрсә кушсалар, шуны үтәүчеләр артриттан интегә.

✅Башларында чамадан тыш мәгълүмат булган кешеләр эчләре катудан интегә.

Чыганак
Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев