Октябрьдә җыйсаң яхшы
Кәбестәне кайчан җыярга һәм аны ничек сакларга? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Безнең бакчаларда үсә торган башлы кәбестәдән тыш, Җир шарында аның тагын 35ләп төре бар.
Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов әйтүенчә, әлеге яшелчә бик файдалы, ул дәвалау үзенчәлегенә ия. Аның составында аксым, файдалы минераль тозлардан кальций, калий, марганец, фосфор, шулай ук С, РР, В1, В2, В3, U витаминнары бар.
Кәбестәне, сортына карап, төрле вакытта җыярга кирәк. Иртә өлгерә торганнарын өлгерү белән җыеп алалар. Ә менә соң өлгерә торган кәбестәнең үсеш вакыты 200 көн булырга тиеш. Андыйларны, гадәттә, саклауга куялар. Соңгы сортларны октябрь аенда гына җыярга кирәк. Кайбер бакчачылар көннәр бераз суыта башлау белән кәбестәне түтәлдән алу ягында. Әмма болай эшләргә ярамый. Нәкъ көннәр салкынайткан вакытта анда глюкоза һәм башка витаминнар туплана.
Кыш өчен сакларга куйганда кәбестәне пычак белән кисеп түгел, ә әйләндереп тартып алсаң яхшы. Җыеп алу белән идән астына кертеп куярга ярамый. Яфраклары бераз җилләсен өчен бер тәүлек тотарга кирәк. Көннәр явым-төшемле булмаса, бакчада калдыруың хәерлерәк. Бары тыгыз, бозылмаган кәбестәләрне генә сайлап алып, сакларга куярга була. Андыйлар озаграк саклана.
Идән астында
Кәбестәне идән астында берничә ысул белән сакларга була. Әмма, иң мөһиме, андагы температура 1дән алып 4 градуска кадәр җылы һәм дымлылык 90 процент булырга тиеш. Стеналарында күгәрек булмасын өчен аны җилләтеп тору кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый.
Кәбестәне элеп, киштәләргә тезеп, азык пленкасына төреп сакларга була. Киштәләргә тезеп саклаганда, өске яфракларыннан арындырып, кәгазьгә төрергә кирәк. Араларыннан һава йөрерлек булсын. Ә менә элеп сакларга уйласагыз, өрлек һәм эләктергечләр булырга тиеш. Бау белән бәйләп күчәненнән элеп куйган очракта, анда һава яхшырак йөриячәк. Азык пленкасы белән төреп кую яңарак кына көнкүрешкә килеп керде. Бу рәвешле төреп куйсаң, ул икенче җәйгә кадәр сакланырга мөмкин. Моның өчен һәр кәбестәне ак яфракларга кадәр чистартырга, күчәнен бераз кисеп, һава кермәслек итеп пленка белән төрергә кирәк.
Балконда
Шәхси йортта яшәүчеләр кышка дигән запасларын идән астында саклый алса, фатирларда гомер итүчеләргә бу яктан кыенрак. Балконда исә бары тик көннәр салкынайтканчы гына тотарга була. Яхшылап җылытылган балконда гына кыш көне бераз сакларга мөмкинлек бар. Яшелчәләрне пенопласт яки башка җылыткычлар белән тышланган иске шкафта да тотарга була. Моның өчен кәбестәне азык пленкасы яки кәгазьгә төрергә кирәк. Дөрес, мондый җылытылган шкафта да алар өшергә мөмкин, шуның өчен тикшереп торыгыз.
Суыткычта
Шәһәр фатирында гомер итүчеләр өчен иң кулае - суыткычта саклау. Моның өчен кәбестәнең өске яфракларыннан арындырып, күчәнен бераз кисеп алырга да, яшелчәләр саклана торган урынга куярга. Тик мондый шартларда кәбестә тиз бирешә. Шуңа күрә дә вакыт узу белән аны яфракларыннан арындыргалап торырга онытмагыз. Азык пленкасы белән төреп тә саклап була. Бу вакытта пленка астында су тамчылары барлыкка килә икән, димәк, кәбестәнең "сулышы кысылган", аңа "һава сулатырга" кирәк. Бер көн чамасы ачык килеш торганнан соң, кабат пленкага төрергә. Шулай ук кәгазь пакетлар да ярдәм итә ала. Алар кәбестәне "сулатачак", һәм ул тиз генә шиңмәячәк.
Чәчәкле кәбестә сакланамы?
Чәчәкле кәбестә башка төр кәбестәләргә караганда нәзберек. Ул башлы кәбестәгә караганда начаррак саклана, тиз чери. Аны әрҗәләргә салып, пленка белән каплап, идән астында температура 0 градус булганда 2 ай сакларга була әле. Чәчәкле кәбестәне элеп тә саклап була, бу вакытта аның өске яфракларын өзәргә кирәк. Бу рәвешле бер ай дәвамында яхшы саклана. Чәчәкле кәбестә озак саклансын дисәгез, иң яхшысы туңдыргычка кую. Моның өчен аны берничә кисәккә бүлеп яхшылап юарга, 5 минут чамасы пешерергә. Пакетларга салып, туңдыргычка куярга.
vatantat.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев