Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Ок­тябрь­дән кә­бес­тә исе ки­лә

Ха­лык­та: "Сен­тябрь­дән - ал­ма, ок­тябрь­дән кә­бес­тә исе ки­лә",- ди­ләр. Чын­нан да элек-элек­тән ха­лык ок­тябрь аен­да кыш­ка кә­бес­тә тоз­лап куя иде. Хә­зер ул ел әй­лә­нә ки­бет­тә са­тыл­ган­га­мы, кә­бес­тә тоз­лап мә­шә­кать­лә­нү­че­ләр си­рә­гәй­де. Әм­ма бе­раз әче­тел­гән кә­бес­тә­нең фай­да­сы ту­рын­да күп­ләр хә­бәр­дар. Әй­дә­гез, тра­ди­ци­я­ләр­гә туг­ры ка­лып, әле­ге фай­да­лы яшел­чә­не өс­тә­ле­без­дән өз­мик.

Ка­ра ипи бе­лән әче­тел­гән кә­бес­тә

1 ки­лог­рамм кә­бес­тә­гә 1 аш ка­шы­гы тоз, (1 литр су­га), 100-150 грамм ка­ра ипи.

Ур­та­ча зур­лык­та­гы бер баш кә­бес­тә өс­те­нә кай­нап тор­ган тоз­лы су ко­я­быз. Ан­нан ул су­ын­гач, ка­ра ипи ки­сәк­лә­ре са­ла­быз һәм бер тәү­лек­кә җы­лы урын­га ку­я­быз.

Әнис­ле кә­бес­тә

1 ки­лог­рамм кә­бес­тә­гә 15-20г. тоз, 0,5 аш ка­шы­гы әнис алы­на.

Ак кү­чән­ле кә­бес­тә­не вак­лап ту­рар­га, тоз, әнис са­лыр­га һәм чис­та са­выт­ка бу­ша­тып, өс­те­нә агач кап­лап йөк бас­ты­рыр­га, 18 гра­дус­лы җы­лы урын­да дүрт ат­на то­тар­га. Ки­рәк бул­ган­да әле­дән-әле тоз­лы су өс­тәп то­рыр­га (1 литр су­га 15 г. тоз). Өс­те­нә кап­ла­ган агач­ны һәм йөк итеп фай­да­ла­ныл­ган таш яки бү­тән бас­тыр­ма­ны юып алыр­га. Са­выт­ны чүп­рәк бе­лән кап­лар­га.

Ук­роп, ал­ма, ви­ног­рад бе­лән

10 ки­лог­рамм кә­бес­тә­гә 100 г. тоз, 3 аш ка­шы­гы ук­роп, 300 г. тү­гә­рәк­ләп ту­рал­ган ки­шер, ал­ма ки­сәк­лә­ре, ви­ног­рад алы­на.

Кә­бес­тә­не вак­лап ту­рар­га, тоз са­лып бол­га­тыр­га. Зур са­выт­ка са­лып суы чык­кан­чы бас­ка­лар­га, ан­нан соң тәм­ләт­кеч­ләр са­лыр­га. Өс­тен чүп­рәк бе­лән кап­лап, йөк бас­ты­рыр­га. Әчү ба­ры­шын тиз­лә­тү өчен 100-200г. ка­ра чыр­шы энә­лә­ре яки әче сөт са­лыр­га. Кә­бес­тә өс­тен­дә­ге су аны кү­меп то­рыр­га ти­еш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев