Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Организмга витаминнар җитмәүнең 6 билгесе

Витаминнар җитмәсә, хәтта гадәти салкын тию дә җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Диетолог Елена Соломатина сөйләвенчә, иммунитетның кимүе — витаминнар җитмәүнең иң беренче билгесе. Мәсәлән, кеше салкында йөрмәсә дә яки авырулар белән аралашмаса да еш кына салкын тиеп чирли башлый, дип яза чыганак. 

Мондый кешеләрнең хәтта гади салкын тиюләре дә өзлегүләр белән катлауланырга мөмкин, дип билгеләп үтте эксперт.

Витаминнар җитмәүнең тагын бер яшерен билгесе — тигезлекне югалту. Мәсәлән, кеше иелеп аяк киеме кигәндә, кинәт кенә ян-якка авыша башлый. Шул рәвешле, кайчагында B12 витамины җитмәү ачыклана.

Сөякләрнең артык тиз сынуы — шулай ук организмда витаминнар җитмәүнең бер билгесе. Мондый кешенең сөякләре тиз сынучанга әверелә. Аеруча бу өлкән яшьтәге әби-бабайлар өчен куркыныч — алар еш кына бот сөяген сындыра.

Тагын бер билге — бер урында озак утыру һәм игътибарлылык белән проблема. Бу бигрәк тә хезмәткәрнең нинди дә булса яңа бурычны үзләштерергә туры килгән вакытта ачык күренә.

Витаминнар җитмәүгә тышкы билгеләр дә күрсәтә: тире корый, тырнаклар сынучан була.

Йокысызлык һәм тиз кызып китүчәнлек, шулай ук, витаминнар җитмәү аркасында булырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев