Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Орлык пакетындагы мәгълүматны укырга өйрәнәбез

Орлык пакетында сайланган сорт турында тулы мәгълүмат булырга тиеш. Иң мөһиме – теге яки бу билгеләрнең нәрсә аңлатканын аңлау.

Сатып алу алдыннан пакетны игътибар белән карагыз, анда җитештерүче турында тулы мәгълүмат күрсәтелгән булырга тиеш. Ул аноним булырга тиеш түгел.

Пакетта үсемлекнең төрен (сортын) кыскача тасвирлау, тышкы кыяфәте, үстерү үзенчәлекләре бирелә. Һәм башка мөһим мәгълүмат — җимешләрнең өлгерү вакыты, тәме, төсе, формалашу үзенчәлекләре, уңышлылыгы. Әгәр, мәсәлән, томатның сорты ачык грунт өчен каралган булса, аны теплицага утыртмаска киңәш ителә. Әлбәттә, ул җимеш бирәчәк, әмма уңыш азрак булачак.

F1 маркировкасы
Бу хәрефне һәм санны бакчачылар яхшы белә. F — (итальянчадан figil — «балалар» дигәнне аңлата) димәк, сорт түгел, ә гибрид, ә 1 саны — беренче буын гибриды, дип хәбәр итә. Гадәттә гибридлар төсе һәм тышкы кыяфәте буенча тигезләнгән, тиз өлгерүчән, уңыш ягыннан ата-аналардан өстен, азрак авыручан булалар, әмма аларның балалары (орлыклар) ата-ана сыйфатларын кабатлый алмаячак.

БУ ХӘРЕФЛӘР НӘРСӘНЕ АҢЛАТА

Пакетларда C, F, N, P һәм башка хәрефләрне күрергә була. Бу маркировка — сортның яки гибридның авыруларга һәм корткычларга тотрыклылыгы турында шифрланган мәгълүмат.

А — альтернариоз (томатның кара таплылыгы һәм кыярның коры таплылыгы)

С — кладоспориоз (томатның көрән таплылыгы)

F — томат һәм кыярның фузариоз шиңүе

FF — томат һәм кыярның фузариоз шиңүе (1 һәм 2 раса)

FFF — томат һәм кыярның фузариоз шиңүе (1, 2 һәм 3 расалар)

N — нематодалар (үсемлекләрдә паразитлык итүче суалчаннар)

Р — фитофтороз

St — яфракларның соры таплылыгы

T (Tm) — тәмәке мозаикасы вирусы (ешрак тәмәкедә, томатта һәм борычта була)

TSWV — тимгелле шиңү вирусы

V — томат һәм кыярның вертициллезлы шиңүе

Помидор орлыкларын сатып алганда, куакның биеклегенә һәм зурлыгына игътибар итегез — аларның формалашуы һәм җимеш бирүе шуңа бәйле.

Индетерминант томатлар туктаусыз биеклеккә үсә, теплицада 2-3 метрга җитә. Бу үсемлекләрне ешрак 1 сабак итеп үстерәләр. Җимеш бирү дәвамлы һәм сезон дәвамында бертигез бара.

Ярымдетерминант томатлар — ян бәбәкләре бәйләвечләр белән тәмамлана торган озын буйлы арадаш тип. Үсемлекләрнең уртача биеклеге — 1,2 дән 1,8 метрга кадәр. Уңдырышлылыгы, җимеш бирүнең дәвамлылыгы белән аерылып торалар. Авыруларга чыдам.

Детерминант томатлар — җыйнак, ян бәбәкләре бик күп, алар бәйләвечләр белән тәмамлана. Җимеш бирү вакыты кыска. Кыска җәйле, салкын төбәкләр өчен яхшы туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев