Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Помидорны караяк басмасын, дисәк...

Помидор, борыч, баклажан кебек яшелчәләрне караяк, фитофтороз, микроспориоз, стрик авырулары зарарларга мөмкин.

Тәҗрибәле бакчачылар яшелчәләрдә авырулар башланганын көтеп тормыйча, алдан ук чарасын күрә.

Помидор, борыч, баклажан кебек яшелчәләрне караяк, фитофтороз, микроспориоз, стрик авырулары зарарларга мөмкин.

Караяк — шытымнарны зарарлый торган авыру. Андый авыру вакытында тамыр муентыгы карала һәм ул боҗрасыман тартыла. Нык зарарланганда үсемлек ава һәм шиңә.

Моңа каршы көрәшү чаралары: чәчү тартмаларындагы туфракны бакыр купоросы (10 литр суга 5 грамм) белән дезинфекциялиләр; үсентеләрнең куеруына юл куярга ярамый;
һава һәм туфракның дымлылыгын киметәләр.

Фитофтороз — яфраклар кибә, аларда көрән таплар чыга. Помидорда, борычта, баклажанда җәелеп киткән каты таплар була, алар җимешләрнең эченә дә үтеп керә. Бу инфекция еш кына бәрәңгедән күчә.

Помидорларны фитофтороздан саклар өчен 10 литр җылымса суга бер литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод (төгәл үлчәү өчен шприц куллану яхшы) кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Дүрт помидор төбенә бер литр сыекчаны бүлеп сибәргә киңәш ителә. Ике атна саен кабатласаң, яхшырак.

Бу авыруга каршы көрәш чараларын яздан ук башлау уңышлырак, әлбәттә. Бәрәңгене помидорга якын утыртмаска; үсентеләрне ике тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырырга.

Җимешкә утыру чорында үсемлекләргә һәр көн саен сарымсак төнәтмәсе бөркергә. Әгәр төнге температура атна дәвамында 10 градустан да түбән тора икән, ул чагында помидорны җыеп алырга кирәк. Җыелган помидорны 2 минут кайнар суда (60 градус) җылытырга һәм өйдә өлгертеп җиткерергә була.

Стрик — помидор һәм борычта була торган вируслы авыру. Яфрак сапларында һәм үсемлекнең сабакларында — сызыклар, яфракларда карасу таплар хасил була, җимешләрнең үсеше туктала. Аерым очракларда яфраклар бөдрәлеге һәм җепселлеге күренә.

Көрәш чаралары: орлыкларны сәламәт үсемлекләрдән генә җыялар; үсентеләргә өчәр атна саен сыек алсу төстәге марганцовка эремәсе сибәләр; сорт һәм гибридларның вируслы авыруларга бирешми торганнарын утырталар.
Чыганак
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев