Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Помидорны кайчан утыртырга?

Гыйнварда өлгермәдегезме? Зыян юк, февральдә иң яхшы уңыш бирердәй үсентеләр борын төртәчәк. Орлыкны туфракка күмдерү көнен генә белергә кирәк.

Орлык чәчүгә керешкәнче февральдә Ай календаре буенча моның өчен уңайлы көннәрне билгеләргә кирәк.

Утырту белән 16сында, яңа Ай тулгач, шөгыльләнергә киңәш ителә. Нәкъ менә шул вакытта Ай Балык йолдызлыгына, ягъни помидор утырту өчен иң кулай билгегә күчә. Яшелчәне яңа Айның икенче һәм өченче көннәрендә, яки 17, 18 февральдә утырту яхшы. Шул ук вакытта орлыкларны Мәскәү вакыты белән көндезге дүрткә кадәр чәчәргә кирәк.

Күпләр томат орлыкларын нәкъ менә февральдә утыртырга киңәш итә, чөнки моның өчен бу айның 16 көненнән соң барлык көннәр дә кулай.

Орлык чәчкәнче аны алдан әзерләргә кирәк. Иң элек сыйфатлы орлыкларны гына сайлап алу өчен аларны сортларга аеру зарур. Моның өчен 150 грамм тоз һәм бер литр кайнатылган судан торган махсус эремә әзерләнә. Чәчү материалын сыеклык салынган савытларда ярты сәгать тирәсе тотарга туры киләчәк. Бу вакыт эчендә кайбер бөртекләр өскә күтәрелә башлаячак, алар утырту өчен яраксыз.

Помидор үсентеләре җитди авыруларга юлыкмасын өчен утырту алдыннан барлык орлыклар зарарсызландырыла. Дезинфекция йомшак марганец эремәсе ярдәмендә үткәрелә. Аны әзерләү өчен 200 миллиграмм суга 2 грамм марганец кушыла, шуннан соң катнашма җентекләп болгатыла. Марганецта бөртекләрне 40 минутлап тотарга кирәк.
Чыганак: Кызыл таң 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев