Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Роза Нургалиева: «Яшелчәләргә кычыткан белән тузганактан ясаган әчетке бик файдалы»

Быел яз иртәләгәч, бакчада башкарыла торган эшләр дә иртәләде.

Журналист, бакчачы блогер Роза Нургалиева тәрәзә төпләрендәге «байлыгы» н теплицага күчерергә дә өлгергән. «Шаулап үсеп утыралар», — ди ул. Помидор, борыч һәм кыяр күчерү буенча укучыларга киңәшләрен дә бирде.

— Роза, үсентеләрне бакчага күчереп тә өлгергәнсез. Кичке салкыннар куркыныч түгелме соң әле?

— Помидор, борыч, кыяр үсентеләрен теплицага күчердем, әйбәт кенә тернәкләнеп яталар. Шулай да төнгә спанбонд белән каплыйм, акрынлап кына ияләштерәм.

— Ел саен башкара торган эш булса да, һәр бакчачының еллар буе сыналган үз сере була. Ә менә сез помидор, борыч, кыяр үсентеләрен ничек утыртасыз?

— Теплицаның туфрагында чир чыганаклары калмасын өчен иң элек «Фитоспорин» эремәсе сибәм. Чокырына 1 аш кашыгы исәбеннән «Оргавит» салам. «Оргавит» — шул ук тирес, әмма зарарлы микроорганизмнардан чистартылган, исе юк диярлек, гранула формасында. Ул акрынлап таркала, үсемлекне ашлый. Тагын берәр төймә «Глиокладин» салам. Монысы тамыр череге чирләреннән саклау өчен. Бер капта — 100 төймә, без, гадәттә, шуның кадәр үсенте утыртабыз да инде.

— Үсентеләр төбенә кычыткан салып утыртучылар да бар.

— Чокырына ваклап кычыткан салганым бар. Быел яз иртә килде, әлегә кычыткан кечкенә. Бакчага күчергәндә кычыткан да салачакмын. Соңрак, үсентеләр тернәкләнеп киткәч, әчетеп сибәм. Мичкәнең өчтән бере кадәр кычыткан, тузганак салам, 1 литрлы банка белән көл өстим, су агызып, 5–6 көн әчетәм. Аннан 10 л суга 1 л әчетке кушып сибәм. Тирес бик кыйммәт бит, машинасы 10 мең сумнан ким түгел, ә кычыткан белән тузганак бөтен җирдә үсә.

— Утыртканнан соң 10 көн су сипмәсәң дә ярый, ди кайбер бакчачылар.

— Күчергәндә чокырына су сибеп утыртам. Алай ун көн сипми торганым юк. Җире кибүгә карап су сибелә инде.

Чыганак
Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев