Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сак булыгыз! Әлеге продуктлар тромб китереп чыгарырга мөмкин

Табиб тромблар барлыкка килүгә сәбәпче булган продуктлар турында кисәтте.

Кан сыекландыручы препаратларны кабул итү вакытында яшел тәмләткечләрне (зелень) чамадан артык куллану тромблар барлыкка килүгә китерергә мөмкин. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников кисәтте.

Белгеч аңлатканча, яшел тәмләткечләрдә тромбозны дәвалаганда кулланыла торган препаратларның «антагонисты» дип саналучы К витамины бар.

"Әгәр без кан сыеклатучы дарулар, ниндидер дозада варфарин бирәбез, ә пациент шул ук вакытта яшел фасоль, брокколи яки шпинат ашый икән, варфариннан көтелгән нәтиҗә юкка чыгарга мөмкин«,- дип ачыклык кертте медик.

Әмма витамин К үзеннән үзе тромбоз китереп чыгарырга сәләтле түгел, дип өстәде Мясников: «Тромбозны, варфарин биреп дәваларга кирәкле халәт китереп чыгара. Әгәр дә без яшел тәмләткечләр белән варфарин бирергә тиешле нәтиҗәне нейтральләштерәбез икән — тромбоз барлыкка киләчәк».

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев