Салат серләре
Тәмле һәм файдалы салат әзерләүнең үз нечкәлекләре бар.
- Барлык ингредиентларны да бертөрле (шакмаклап, саламлап яки ярымбоҗралап) турарга кирәк. Болай салат матуррак һәм тәмлерәк килеп чыга.
- Чи яшелчәләрне пластик яки пыяла кунада турагыз. Агач куна сок һәм исләрне сеңдерә.
- Чи яшелчәләрне табынга утырыр алдыннан гына турагыз. Кояш нурлары тәэсирендә С витамины таркала башлый.
- Салат ясаганда, җылы ингредиентларга салкынын кушарга ярамый. Барысы да тиешенчә суытылган булырга тиеш. Югыйсә салат тиз бозыла.
- Салатка аз гына сарымсак тәме кертү өчен, ясап бетергәч, сарымсак ышкылган ипи кисәге тыгып торыгыз.
- Салатны пыяла яки эмаль савытка салыгыз. Суыткычта 12 сәгатьтән артык сакларга ярамый.
- Тозны табынга чыгарыр алдыннан сипсәгез, салат суланмас.
- Салатны составындагы ризыклар белән генә бизиләр.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев