Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Шоколадлы сыроклар

Әлеге рецепт авторы - Фәридә Әскарова.

Гадәттә балалар кибеттә бу сыроклар яныннан тыныч кына узып китә алмый. Ә аларның составын укысаң чәчләр үрә тора. Үз кулларың белән, үзең белгән продуктлардан ясаган сырокларны курыкмыйча бирергә була.
Кирәк:
400 гр эремчек
Кокос стружкасы — 50 гр
Ак май — 50 гр
Шикәр пудрасы — 40 гр
Шикәр комы — 1 чәй калагы

Глазурь өчен:
Шоколад (молочный) — 200 гр
Сыек май — 40 гр
Әстерхан чикләвеге — 50 гр

Әзерләү:
1)    Эремчекне кокос стружкасы, йомшартылган ак май, шикәр пудрасы, шикәр комы белән кушып болгатабыз. Яраткан кеше бер чеметем генә ваниль салырга мөмкин. Без яратмыйбыз, шуңа салмадык.
2)    Шуннан кибетнекенә охшатып сыроклар ясыйбыз һәм 30 минутка морозильникка куябыз.
3)    Сыроклар каткан арада глазурь ясыйбыз. Моның өчен шоколадны су өстендә (водяная баня) эретәбез. Соңыннан сыек май салып яхшылап болгатабыз. Теләк буенча шушы массага вакланган чикләвек өстәргә була. Эрегән шоколадны биек һәм тар стаканга салабыз. 
4)    Каткан сырокларны морозильниктан алып, аларны берәм- берәм кайнар шоколадка тыгып алабыз. Кулларны пешермәс өчен пычак яки агач таякчыклар кулланырга кирәк булыр. Шуны да онытмагыз: шоколад бер минут эчендә катып китә. Шуңа күрә бу эшне тиз-тиз эшләргә кирәк.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев