Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сирень чәчәге картаюны акрынайта

Бакчада сиреньнәр чәчәк атты, файдасын күреп калыгыз.

Тирә-якка хуш ис таратып, бакчада сиреньнәр чәчәк атты. Аның матурлыгы, хуш исле булуы карашны, күңелне сөендерсә, чәчәкләреннән ясалган битлек битегезне яшәртеп, сәламәтләндереп җибәрер.

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирень чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул массаны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сиреньнәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шул битлекне эшләсәгез, нәтиҗәсе күренми калмас.

Тиз картаймас һәм үзеңне яхшы хис итү өчен организмны шлаклардан чистартып тору бик мөһим. Матдәләр алмашыну эшчәнлеген яхшырту өчен диңгез кәбестәсе кулланалар. Шулай ук каен бөресе һәм яфраклары бик файдалы санала.

Каен бөресе, яфрагы һәм диңгез кәбестәсе кушып ясалган 100 грамм катнашма өстенә кайнап торган ярты литр су коябыз. Чәй кебек каплап пешергәч, бераз суынгач, алып эчәбез. Шундый чәйне 10 көн дәвамында эчәргә кирәк. Ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгара, үзеңдә ниндидер җиңеллек тоясың, атлап йөрүе дә җиңеләя, биттәге җыерчыклар да югала башлый.
Яз көне мондый чәйне эчү аеруча файдалы.

Чыганак: kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев