Сәламәтлек өчен 12 төрле сок
Сокларның файдасы турында күп языла. Организмны витаминнар белән баетырга, чәч, бит төсен яхшыртырга, иммунитетны арттырырга теләсәгез — соклардан да яхшырак чара табып булмыйдыр, мөгаен.
1. Кишер, имбирь һәм алма — иммун системасын ныгыта һәм чистарта.
2. Алма, кыяр һәм сельдерей — яман шешне булдырмый, холестерин дәрәҗәсен киметә, ашказаны эшен җайга сала һәм баш авыртуын баса.
3. Помидор, кишер һәм алма — тән тиресе төсен яхшырта һәм авыздан ис килүне бетерә.
4. Ачы борыч, алма һәм сөт — температураны төшерә.
5. Әфлисун, имбирь һәм кыяр — тән тиресе төсен яхшырта, дымлылыгын арттыра һәм температураны төшерә.
6. Ананас, алма һәм карбыз — артык тозларны чыгара, сидек куыгын һәм бөерне тукландыра.
7. Алма, кыяр һәм киви — тән тиресе төсен яхшырта, дымлылыгын арттыра.
8. Груша һәм банан — кандагы шикәр дәрәҗәсен җайга сала.
9. Кишер, алма, груша һәм манго — тәннең эчке җылылыгын, токсиннарга каршы торучанлыгын арттыра, кан басымын төшерә һәм организмның гомуми оксидлашуы белән көрәшә.
10. Виноград һәм арбуз — С һәм В2 витаминнары күзәнәк эчендәге активлыкны һәм иммунитетны арттыра.
11. Папайя һәм ананас — C, E витаминнары, тимер. Тән тиресенең төсен яхшырта һәм матдәләр алмашуын җайга сала.
12. Банан һәм ананас — туклыклы матдәләргә һәм витаминнарга бай, эчәклек эшен җайга сала.
Теләсә нинди препарат, дәвалау ысулы яки методикасы кулланган очракта, табиб белән киңәшләшү зарур.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев