Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Слива пирогы

Сливаларның күп чагы. Шуңа күрә аннан тәмле пирог пешереп сыйланыйк әле.

Кирәк булачак:
он — 1 стакан (200мл.)
йомырка — 2;
ак май — 115 грамм;
шикәр — 3/4 стакан;
камыр көпшәкләндергеч — 1 калак;
тоз — бер чеметем;
слива — 12;
дарчинлы шикәр — 2 кашык (дарчин — 1 калак, шикәр — 2 кашык).
(дарчин — корица)

Әзерләү тәртибе: 
Барлык ингредиентларны әзерләгәч, мичне 180 градуска җылынырга кабызып куярга.
Йомшарган ак майны шикәр белән күпертәсе. Йомырканы берәмләп салырга һәм яңадан күпертергә кирәк. Он белән камыр көпшәкләндергечне кушарга һәм камыр ясарга. Ул куе булырга тиеш.

Табага май сөртеп, камырны шунда агызырга. Сливаларны уртага бүлеп, төшләрен алырга һәм киселгән ягын өскә каратып, камыр өстенә матур итеп тезеп чыгарга. Өсләренә дарчинлы шикәр сибәргә. 
Кызган духовкада 30-40 минут пешерергә.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев