Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сусауны баса торган иң тәмле һәм файдалы эчемлекләр исемлеге билгеле

Диетологлар җәен сусауны басу өчен сөт эчәргә киңәш итә.

Җәен организмыбыз сыеклыкка елның теләсә кайсы башка фасылына караганда да күбрәк мохтаҗ. Шуңа күрә диетологлар сусауны баса торган иң тәмле һәм файдалы эчемлекләр исемлеген төзеп тә куйган инде. Алар фикеренчә, иң файдалы эчемлек — сөт. Сыер яки кәҗә сөте туклыклы һәм файдалы матдәләргә гаять бай. Икенче урында какао һәм кайнар шоколад. Балалар мөкиббән киткән нәкъ менә шушы эчемлекләрдә картаю процессын тоткарлый һәм диабет килеп чыгу куркынычын ике тапкырга диярлек киметә торган матдәләр бар. Шул ук вакытта әлеге татлы эчемлекләрдә бәхет гормоны серотонин да күп.

Томат согы да кеше организмы өчен бик кирәк. Ул кан тамырлары һәм йөрәк авыруларын кисәтә. Өстәвенә анда яман шешкә «аяк чала» торган антиоксидант — ликопин матдәсе бар. Томат согы депрессиядән дә коткара.

Тешкә тимәсен

Шулай ук грейпфрут һәм әфлисун соклары да файдалы. С витаминына бик бай бу соклар иммун системасын ныгыта, гипертониядән интегүчеләрнең кан басымын төшерә, аппетитны яхшырта, алҗыганлыкны бетерә. Әфлисун согы шулай ук сидек кудыру өчен һәм яман шешкә каршы менә дигән чара да. Тик составында кислота микъдары зур булу гына теш эмаленә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә цитрус җимеш сокларын тешкә тидермичә генә — салам аша гына эчү киңәш ителә.

Европа илләрендә чагыштырмача күптән түгел генә модага кергән кытайларның борынгы эчемлеге — яшел чәй дә бик әйбәт. Анда витаминнар һәм файдалы микроэлементлар, шулай ук кирәкмәгән матдәләрне организмнан чыгара торган антиоксидантлар бар.

Гап-гади су исемлектә соңгы урынны алып тора. Шулай да сусауны иң яхшы баса торган, безнең өчен иң әһәмиятле эчемлек бу. Әлеге шифалы эчемлекне көненә ким дигәндә алты-сигез стакан эчеп кую киңәш ителә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев