Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сушкидан – эремчек шәңгәсе

Камыр басып тормыйча гына эремчек шәңгәләре (ватрушки) пешерә беләсезме? Бу эштә безгә кечкенә сушкилар ярдәмгә килә.

Аларны салкын сөт салынган кәстрүлгә тутырып, ярты сәгать тотабыз. Иң мөһиме - сушкилар җебемәскә тиеш. Бу вакыт эчендә эчлек әзерлибез: эремчеккә йомырка, бер аш кашыгы шикәр комы, бераз гына йөзем салып болгатабыз. Килеп чыккан эремчек катнашмасын целлофан капчыкка тутырабыз. Сушкилар йомшаргач, майлы табага тезәбез. Капчыкның бер почмагын кисеп, шул тишектән сушкиларның уртасына эремчекне кысып чыгарабыз. Сушкилар уртасын шулай эремчек белән тутыргач, утыз минутка газ миченә куябыз. Эремчек алсу төскә кергәч, ризык әзер дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев