Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сыр һәм фаршлы рулет

Сезнең игътибарыгызга бик тәмле ашамлык рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар:
200 грамм каты сыр
500 грамм фарш
5 йомырка
3 аш кашыгы манный ярмасы
150 грамм майонез
1 суган
тәменчә тоз, борыч
Әзерләү ысулы:
1. Сырны угычтан уабыз һәм аңа 3 йомырка, манный ярмасы, майонез кушабыз. Яхшылап болгатабыз һәм 10 минутка калдырабыз.
2. Әлеге катнашманы пергамент кәгазе җәелгән табага салып, 180 градуслы духовкада 20 минут пешерәбез. Ул пешкән арада эчлек әзерли торабыз.
3. Фаршка суган, 2 йомырка, тоз, борыч, тәмләткечләр кушып болгатабыз.
4. Духовкадан сырлы коржны алып, азрак суынгач, эчлекне салып төрәбез һәм 180 градуслы духовкага 40 минутка куябыз.
Тәмле булсын!

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев