Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Сюрпризлы калын коймак

Гап-гади коймак пешереп туйган булсагыз, менә сезгә тагын бер — сюрпризлы рецепт.

Кирәк:

Бер пакет кефир (3,2 %)
Ике йомырка
Тәменчә тоз
1 чәй калагы сода
Колбаса
Петрушка, укроп, яшел суган
Он 
Кыздырыр өчен сыек май

Әзерләү:
Кефирга йомырка, тоз, 1 чәй калагы соданы салып яхшылап болгатабыз. Сода салгач масса кабарып китә. Шуннан соң колбасаны, үләннәрне турап салабыз. Онны акрынлап кертерә кирәк. Куелыгы калак басып торырлык булырга тиеш. Кызган табада сыек май салып бер ягын кыздырырга, әйләндереп, капкач ябып пешереп бетерергә.

Автор: Тәския Вәгыйзова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев