Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Табиб колак шаулауның куркыныч авыру билгесе булуын әйтте

Колак шаулаганда кичекмәстән табибка күренергә кирәк. 

Колак шауласа, баш миендә яман шеш булуы ихтимал. Бу турыда табиб-отоларинголог Владимир Зайцев әйткән.

«Колак шаулауның берничә сәбәбе булырга, мөмкин. Шулар арасында иң куркынычы — баш мие яки эчке колак яман шеше», — ди белгеч. Моннан тыш, сенсоневраль саңгыраулык та колак шаулауга китерә. Бу очракта тавыш нервына кан килүе начарланган була. 

Артык арганда, кан басымы күтәрелгәндә дә колак шауларга мөмкин. Шулай ук колакта күкерт бөкесе булса да колакның шаулавы бар. Бер көннән артык колак шауласа, төнлә дә туктамаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгеч.
Чыганак
Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев