Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Табиб Мясников парацетамолның куркыныч булуы турында сөйләде

Парацетамолның тәүлеклек дозасы — 4 грамм.

Салкын тидереп авыру сезонында аеруча киң кулланыла торган дару — ул парацетамол. Танылган теледоктор Александр Мясников әйтүенчә, кайберәүләр аны еш һәм күп куллана. Ә бу дару сәламәтлек өчен зыянлы.

Парацетамолны тәүлегенә нибары 4 грамм кабул итәргә була. Ләкин салкын тидерүләр һәм вируслы авырулар чорында аны үзен генә дә, башка дарулар составында да кулланалар. Нәтиҗәдә, даруның дозасы шактый ук артып китәргә мөмкин.

Парацетамолны күпләр барлык авырулардан дару буларак кабул итә. Әмма ул дәваламый, бары тик температураны төшерә һәм ялкынсынуга каршы ниндидер үзенчәлеккә генә ия.

Табиб кисәтүенчә, бу препарат бавырга зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә аны, составында парацетамол булган башка даруларны да эчүегезне онытмыйча, чамасын белеп кенә кулланырга кирәк.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев