Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Табиб организмнан холестеринны чыгаручы продуктны атады

Бу хакта диетолог, медицина фәннәре докторы, профессор Алексей Ковальков сөйләде.

Еш кына ябыгу өчен диетологлар рационга көрпә кертергә киңәш итә. Әйтик, әгәр кеше көрпә белән бергә шоколад ашаса, баллы ризыктан углеводларның үзләштерелүе якынча 20 процентка кими. Көрпәне ябыгыр өчен генә түгел, сәламәтлекне ныгыту өчен дә кулланалар. Шулай итеп, алар организмга токсиннар һәм холестериннан котылырга ярдәм итә. Бу хакта диетолог, медицина фәннәре докторы, профессор Алексей Ковальков сөйләде.

Мисалга, койка (холодец) кебек майлы ризыкны көрпә белән куллану яхшы.
«Алар эчәклектә үк холестеринны чорнап ала һәм аны организмнан чыгара. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, койка ашаганда, бераз гына булса да көрпә кабып куегыз», — ди Ковальков.

Моннан тыш, көрпәдәге клетчатка кандагы глюкоза күләмен киметергә сәләтле. Көнлек норма — 50 грамм. Тик иң беренче кулланганда бер уч көрпәдән башларга киңәш ителә, күбрәк куллану эчәклектә уҗайсызлыкка китерергә мөмкин, дип кисәтте диетолог.

Ашказаны җәрәхәте, эчәклек дивертикулезы булганда, көрпәне дәвалау табибы хуплаганнан соң гына кулланырга була.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев