Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тавык итендәге антибиотиктан ничек котылырга?

Аның берничә җиңел генә ысулы бар икән.

Үстерү циклын тиз арада тәэмин итү өчен тавыкларны даими рәвештә антибиотиклар һәм үсеш стимуляторлары белән тукландыралар, шуңа күрә алар чирләмиләр диярлек һәм бик тиз авырлык җыялар. Гормоннар һәм үсеш стимуляторлары кош-кортта туплана, ә аларны пешереп ашаганнан соң, организмнан бик озак чыгарыла, шулай ук хроник авыруларның көчәюенә сәбәпче булырга мөмкин. Намуссыз җитештерүчедән беркем дә котыла алмый, шуңа күрә кибеттән сатып алган тавык итен зарарсызландыру өчен берничә ысул файдаланырга була.

Токсиннарның төп концентрациясе кошның эчке органнарында, шулай ук, тиредә туплана, аны әзерләр алдыннан органнарны алырга һәм артык тирене кисеп ташларга киңәш итәләр.

Тавыкны ике сәгать эремәдә тотарга кирәк. Уртача бер тавык өчен бер литр су, ике чәй калагы тоз, ярты лимон суты кирәк булачак. Лимон урынына бер чәй калагы лимон кислотасы кулланырга да була.

Тагын бер ысул: тавыкны пешергәндә, 5 минут кайнагач, беренче шулпаны түгеп, салкын су белән юарга һәм яңа су салырга кирәк. Алай эшләгәндә токсиннарның төп өлеше чыгып бетәчәк.
Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев