Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Телефонны төнгә сүндерергә кирәкме?

Смартфон азрак эшләгән саен, аны розеткага сирәгрәк кушабыз, димәк батарея да озаграк хезмәт итәчәк.

Мобиль телефонны төнгә сүндереп, аның хезмәт итү вакытын озайтабыз дип уйлый кайберәүләр. Һәм бу дөрестән дә шулай. Смартфон азрак эшләгән саен, аны розеткага сирәгрәк кушабыз, димәк батарея да озаграк хезмәт итәчәк. Әмма заман смарфоннарының, алар белән кулланмаган очракта, батареялары бетми. Иң әһәмиятлесе — барлык приложениеләрне ябарга яки самолет билгесенә басып «полет» режимына куярга кирәк. 
Моннан тыш, батареяны дөрес итеп корган иткән очракта, телефон бер кимчелекләрсез берничә ел дәвамында эшләячәк һәм аккумуляторның таушалуы турында уйларга кирәк булмаячак. Кызганыч, моны дөрес эшләү серләрен күпләр белми. Ә без беләбез һәм сезгә дә өйрәтәбез. 

Аккумуляторның эшләү вакытын ничек озайтырга?

Күпләр смартфоннарын батарея 0 процент күрсәтә башлагач кына корырга кирәк дип уйлап ялгыша. Шулай ук аккумуляторның корылу дәрәҗәсе 100 процентка җиткәч кенә телефонны электр челтәреннән алу ярый дигән фикер дә бик үк дөрес түгел. 
Мондый процедураны аена бер мәртәбәдән ешрак үткәрергә ярамый. Шулай итеп сез батарея тотрыклы эшләсен өчен аны калибровать итәсез булып чыга. Болай иткәндә аңа чамасыз зур авырлык килә, шуңа күрә аккумуляторны көн саен мондый сынауларга дучар итсәгез ул бик тиз сафтан чыгачак. Исегездә тотыгыз, һәр смартфон нольдән 100 процентка кадәр 500 мәртәбә коруга исәпләнгән. 

Телефоннарны ничек корырга соң?

Күпчелек экспертлар әйтүенчә, телефон аккумуляторы таушалмасын һәм озаграк эшли алсын өчен аны 40-80 процент дәрәҗәсендә тотарга кирәк. Шулай итеп, батареяны зур булмаган цикллар белән корып һәм бушатып торсаң, аның хезмәт итү вакытын өч тапкыр арттырырга мөмкин. 
Тагын бер киңәш: телефоннарыгызны салкында кулланмагыз. Урамда нык салкыннар булганда батарея тиз утыра, ә бу аккумуляторның ресурсын киметә. 
Шуның белән шул. Хәзер сез дә аккумулятор озаграк эшләсен өчен телефонны дөрес кору серләрен беләсез.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев