Теплицагызга кар тутырдыгызмы?
Теплица туфрагында кар булмаса, грунт катылана һәм тыгызлана.
Теплица туфрагында кар булмаса, грунт катылана һәм тыгызлана. Чөнки кышын туфрактагы дым актив рәвештә парга әверелүен дәвам итә.
Кар кертеп калдырмаган булсагыз, туфрактагы корткычлар да, файдалы микроорганизмнар да бетә. Һәрхәлдә, бу уңышны киметә, үсентеләр көчсез була.
Димәк, теплицага кар бик мөһим. Кар эреп беткәнче тутырып куярга ашыгыгыз. Киләсе елда исә моны алданрак эшләргә онытмагыз.
Кар суы кран суына караганда күпкә файдалы. Тик файдалы дип, карны кирәгеннән артыгын тутырмагыз. Теплицадагы кар катламы 30 сантиметрдан артмаска тиеш.
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев