Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тәлгәшле карлыган

Үтә күренмәле сироптагы бу тәлгәшле карлыганнарны күптөрле кулинар ризыклар бизәүдә кулланып була. Шулай ук табында десерт буларак та бик матур ул.

Карлыган тәлгәшләрен сөзгечкә салып сак кына юыгыз. 1 стакан суга 1 килограмм шикәр комы салып, сироп ясагыз. Шуңа карлыган тәлгәшләрен сак кына салып ике тапкыр кайнатып чыгарыгыз. Аннары сөзгеч белән сөзеп алып, банкаларга тутырыгыз. Сиропны куерганчы тагын бераз кайнатыгыз. Суынган сиропны карлыганнар өстенә салып, банкаларны капкачлагыз.
1 килограмм карлыганга 1 килограмм шикәр комы, сироп ясау өчен 1 стакан суга 1 килограмм шикәр комы кирәк.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев