Тәмле абрикос кайнатмасы
Бу кайнатма белән чәй эчүдән бер кунак та баш тартмаячак.
1 килограмм абрикос, 1,2 килограмм шикәр, 2 стакан су, бер-ике чеметем лимон кислотасы.
Кайнатма ясау өчен тыгыз итле, йомшармаган җимешләр кирәк. Төшләрен алабыз, дуршлагка салып 1-2 минут кайнап торган суда пешеклибез һәм салкын суга салабыз. 1 килограмм шикәргә 2 стакан су исәбеннән сироп әзерләп, җимешләр өстенә кайнар сироп коябыз. 4-6 сәгать тотабыз. Аннары 5-6 минут акрын утта кайнатабыз. Тагын 7-8 сәгатькә калдырабыз. 2-3 тапкыр шулай эшлибез. Соңгы тапкыр кайнатканда 200 грамм шикәр өстәп, болгата-болгата кайнатабыз. Иң соңыннан лимон кислотасы салабыз. Кайнатма суынгач, банкаларга тутырабыз.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев