Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тәмле пирог

Сезгә бик тиз әзерләнә торган пирог рецепты тәкъдим итәбез. Көндәлеккә дә, бәйрәм табынына да менә дигән!

Кирәк:

Ак май — 150 гр (эретергә)
Он — 200-220 гр
Йомырка — 1
Тоз — бер чеметем
Шикәр комы — 80 гр
Разрыхлитель — 1 ч.к.
Варенье (теләсә-нинди булса да ярый, бары тик куерак булсын).

Әзерләү:

1.    Камыр өчен кирәкле барлык ингредиентларны кушып болгатабыз. Вареньене салмыйбыз. Кулга ябышмый торган камыр килеп чыгарга тиеш.
2.    Камырны ике өлешкә бүләбез. Берсе зуррак, ул пирогның төбе булачак.
3.    Камырның икенче өлешен 15-20 минутка морозилкага куябыз.
4.    Камырны формага кул белән тигезләп җәябез.
5.    Өстенә варенье салабыз.
6.    Варенье өстенә туңдырылган камырны кыргычтан уабыз. 
7.    Духовкада 180 градуста өсте кызаранчы 20-25 минут пешереп алабыз (үзегезнең духовкагыз буенча). 

Тәмле пирог әзер! 
Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев