Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

“Цезарь” салаты

Яңа ел табынына тагын бер рецепт.

Кирәк:

тавык ите - 300 грамм;

ак ипи - 2-3 телем;

пекин кәбестәсе;

салат яфраклары;

сыр (пармезан яки пошехон сыры) - 100-150 грамм;

помидор - 2 данә;

гөмбә - 200 грамм;

Соус:

майонез - 150 грамм;

көнбагыш яки зәйтүн мае;

изелгән сарымсак - 3 төш;

горчица - 1 чәй кашыгы;

тоз, борыч;

лимон согы - 1 аш кашыгы.

Әзерләү:

Тәмләткечләр белән кыздырылган тавыкны, туралган пекин кәбестәсен, кул белән генә ертылган салат яфракларын, шакмаклап туралган помидор, кыздырылган гөмбәне болгатабыз. Соус кушып туглыйбыз. Ипине турап, тавык кыздырылган майда кыздырып алабыз. Салат өстенә салабыз. Уылган сыр сибәбез. Өлешләрне дүрткә бүленгән йомырка, петрушка, укроп, зәйтүн белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев